ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда табылган борынгы каберлек археологик мирас исемлегенә кертелде

18 июль 2019, 20:52

Иске Кыязлы, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында урнашкан каберлекләрне X–XIII гасырларга карый дип фаразлыйлар.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Аксубай районында археологлар 2 гектар мәйданда археологик мирас объекты тапкан. “Иске Кыязлы каберлеге” дәүләт тарафыннан саклануга куелды. Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Аксубайда нефть үткәргече сузу проекты буенча хуҗалык җирләренә тарихи-мәдәни экспертиза уздырган вакытта, археологлар элек билгеле булмаган археология мирасы тапты”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты боерыгы буенча 1 июльдән “Иске Кыязлы каберлеге” археология мирасы исемлегенә кертелде.

Объект Иске Кыязлы, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында урнашкан. Территориянең планировка проекты буенча, ул сәнәгать ихтыяҗлары өчен өлешчә генә кулланачак. Ә калган өлеше тикшерелмәячәк һәм консервацияләнгән хәлдә калачак.

Алдарак социаль челтәрләрдә Аксубай районының Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында торба сузган вакытта борынгы каберлек табылу турында хәбәр чыкты. Каберлекне X–XIII гасырларга карый дип фаразлыйлар. Видеода олылар һәм балалар сөякләре булган ачык каберләр күрсәтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10