ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тимур Бекмамбетов Зөядә Хуҗа Насретдин тарихлары буенча спектакль эскизы куячак

18 июль 2019, 20:05

"Свияжск АРТель" театр лабораториясе утрау-шәһәрдә 8-18 августта узачак.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”), Зөядә Россия кинорежиссеры Тимур Бекмамбетов "Свияжск АРТель" театр лабораториясендә катнашачак. Чара утрау-шәһәрдә 8-18 августта узачак. Режиссер анда Хуҗа Насретдин турындагы хикәятләр буенча спектакль эскизы куячак. Бу хакта театр лабораториясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия кинорежиссерлары Тимур Бекмамбетов, Игорь Волошин һәм Елизавета Стишова алтынчы тапкыр уздырылучы "Свияжск АРТель" театр лабораториясендә беренче тапкыр спектакль эскизлары куячак. Быел лаборатория юл темасына багышлана”, - диелә хәбәрдә.

Дөнья күләмендә танылган кинорежиссер Тимур Бекмамбетов Хуҗа Насретдин турындагы хикәятләренә нигезләнеп, татар драматургы Илгиз Зәйниев белән берлектә язган пьеса буенча эскизлар куячак. Кинорежиссер интерпретациясендә Хуҗа Насретдиннең ышанычлы дусты – Ишәк үз хуҗасына тиң персонаж булачак. Спектакль-променад эскизы күренешләре Зөянең яр буенда барачак.

Төп рольләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан Яшь тамашачы театры актерлары уйнаячак. Ә төп рольне “Анна Каренина” иммерсив спектакле актрисасы Юлия Маленкина башкарачак.

Елизавета Стишова үз эскизында Протопоп Аввакум образын, аның идея өчен көрәшен һәм ышанычын ачачак. Куелыш әкият үрнәгендә тәкъдим ителәчәк. Режиссер Игорь Волошин үз эскизында чынбарлык хәлләргә нигезләнгән тарихны сөйләячәк. Хәлләр СССРда, 1940 еллар азагында, Сталин репрессияләренең яңа дулкыны чорында бара.

Йомгаклау эшләре тамашачыларга Зөядә, 17-18 августта күрсәтеләчәк. Зөя утрау-шәһәрендәге конкрет объектлар эскизларның бер өлеше булачак. Алар ачык һава да һәм архитектура корылмалары эчендә дә барачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10