ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

ДПС экипажы тулгаклары башланган ханымга хастаханәгә барып җитәргә булышкан

18 июль 2019, 19:47

Автоинспекторлар шикле машинаны туктаткач, рульдәге ханымга ярдәм кирәклеген ачыклый һәм аны бала тудыру йортына кадәр озаталар.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Елена Сәләхова). Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре 29 яшьлек хатын-кызга бала тудыру йортына барырга ярдәм иткән. Хатын үзенең тулгаклары башлануны сизгәч, Арчадан РКБның перинаталь үзәгенә барырга чыккан була. Бу хакта ЮХИДИ хезмәтенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рафаэль Сәгъдиев хәбәр итте.

“ДПС экипажы бик акрын тизлектә барган шикле машинаны туктата. Автомобильне туктаткач полиция хезмәткәрләре рульдәге хатын-кызның тулгаклары башланганын күреп ала”, - диде Рафаэль Сәгъдиев.

ЮХИДИ хезмәткәрләре - полиция лейтенанты Тимур Хәкимов һәм полиция сержанты Линар Галеев ханымга ярдәм итәргә уйлый. Тавыш һәм ут сигналын кушып, алар аның автомобилен хастаханәгә кадәр озата барган.

Хатын малай тапкан. Яшь әти автоинспекторларга бала тудыруның өзлегүләрсез узуын хәбәр иткән һәм аларга рәхмәтен белдергән. Ул полиция хезмәткәрләрнең батырлыгы турында социаль челтәрләрдә язган.

“ДПС хезмәткәрләренә зур рәхмәт. 14 июльдә алар машинаны Кәминкә авылыннан РКБга кадәр озата барганнар. Хатынымның тулгаклары башланган һәм су киткән. Алар ярдәмендә шәһәр буйлап тиз генә, светофорларда туктамыйча гына барып җиткәннәр”, - дип язган баланың әтисе.

Бала һәм аның әнисе хастаханәдән чыккач, полиция хезмәткәрләре аларның хәлен белешергә планлаштыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10