ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан турында кисәтә

18 июль 2019, 20:34

Республикада төнлә 13-18, көндез 25-30 градус җылы булачак.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанда һәм Татарстан территориясендә, 19 июльдә төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак һәм яңгыр явачак дип фаразлана.

Көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы 15-17 градус, көндез 26-28 градус җылы булачак.

Республика буенча болытлы һава торышы булачак, яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән 13-18, көндез 25-30 градус җылы булыр дип фаразлана

Кайбер районнарда иртән һәм төнлә томан төшүе ихтимал. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10