ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Путин Антон Шибалов экипажын “Ефәк юлы-2019” ярышында җиңүе белән котлады

18 июль 2019, 17:46 , Фото: архив kremlin.ru

Путин Антон Шибалов экипажын “Ефәк юлы-2019” ярышында җиңүе белән котлады “КАМАЗ-мастер” командасы вәкилләре кабаттан үзләренең алдынгы булуын раслады, осталыкларын һәм рухи көчләрен күрсәтте, диде Россия Президенты.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “КАМАЗ-мастер” командасындагы Антон Шибаловны, Дмитрий Никитинны, Иван Татариновны “Ефәк юлы-2019” раллиенда җиңүләре белән котлады. Котлау Россия Президенты сайтында чыккан.

“Хөрмәтле Антон Юрьевич, Дмитрий Николаевич һәм Иван Александрович! “Ефәк юлы” Халыкара раллида уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм”, - диелә хәбәрдә.

“КАМАЗ-мастер” командасы вәкилләренең югары уңышка ирешүе беренче генә тапкыр түгел, диде президент.

Ул команданың бу юлы да үзенең алдынгы булуын, осталыгын, рухи көчен күрсәтүен әһәмиятле дип атады. Алар илдә җитештерелгән техниканың ышанычлы булуын һәм экипажның осталыгын күрсәтте, автоспорт яратучыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте, диде Президент.

Яңа үрләр, иминлек һәм уңышлар телибез, дип йомгаклады Владимир Путин.

  • Антон Шибалов экипажы бөтен дистанциясе 26 сәгать 1 минут 40 секундта узып җиңүче булды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10