ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Сөмбел” фильмын төшерү өчен Мамадыш районында кастинг игълан ителде

18 июль 2019, 16:47

Фильмны Мамадыш районында июль азагына кадәр төшерәчәкләр.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Мамадышта “Сөмбел” фильмына сайлап алу туры игълан иттеләр. Фильмны 19 июльдә Шәдче авылында төшерә башлаячаклар. Бу хакта “Нократ” газетасы яза.

Кастингта катнашырга теләгән һәркем Район мәдәният йортына килә ала. Анда эпизодик хатын-кыз рольләрендә төшүчеләрне сайлаячаклар.

Төп геройның бала чагын җиде яшьлек малай уйнаячак. Төп роль өчен актер шулай ук бүген кич сайланачак.

  • Әлеге фильм - Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты. Төп героиня ролен үзбәк театры актрисасы Динара Асанова уйнаячак. Төп рольдәге ике ир-атны Татарстан актерлары уйнаячак. Фильмда барлыгы 27 актер төшәчәк.
  • Фильмны Мамадыш районында июль ахырына кадәр төшерәчәкләр. Төшерү төркеме районның Җөри авылында Питрау фестивалендә дә булачак. Анда киноның берничә күренеше төшереләчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10