ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Биләрдә "Сәләт" форумында ризык сыйфаты белән кызыксынды

18 июль 2019, 17:31

Татарстан Президентына пешекчеләр персоналы тотрыклы булуын әйттеләр.

(Биләр, 18 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләрдә "Сәләт" Халыкара форумында әзерләнә торган ризык сыйфаты белән кызыксынды. Контроль барамы, дип сорады.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина "Сәләт"тә эшләүче персонал тотрыклы, бер үк хезмәткәрләр инде өченче ел эшләвен әйтте. "Бу иң мөһиме", - ди Президент.

Марина Патяшина "Татар-информ" хәбәрчесенә "Сәләт"тәге меню Роспотребнадзор белән килештерелгәнен әйтте. "Ике атналык меню ведомство белән килештерелеп раслана. Смена барышында тикшерүләр даими үткәрелеп тора. Ризык әзерләү өчен сыйфатлы чимал килә, ризык әзерләү өчен нормалар үтәлеше өчен барлык шартлар бар. Суның, ризыкның да пробалары гел алынып тора", - диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10