ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киләсе елда Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак

18 июль 2019, 16:30 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Киләсе елда Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак Узган елда Белоруссиянең ике шәһәрендә Татарстан Мәдәнияте көннәре узды.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). 2020 елның сентябрендә Татарстанда Белоруссия Республикасы Мәдәнияте көннәре уздыру планлаштырыла. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак. Бу хакта Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең IV форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйткән. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“2018 елда Минск һәм Гродно шәһәрләрендә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен уздыру җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды. Узган елның ноябрендә Татарстанда Белоруссия киносы көннәре узды”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан һәм Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда 2002 елда мактаулы консул Сергей Маруденко җитәкчелегендә оешкан "Спадчына" – "Наследие" милли автономиясе мөһим роль уйный.

  • Бүген Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумы төгәлләнә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10