ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кол Шәриф мәчете иң еш фотога төшерелә торган урыннар исемлегенә кергән

18 июль 2019, 15:12 , Фото: Владимир Васильев

Кол Шәриф мәчете иң еш фотога төшерелә торган урыннар исемлегенә кергән Рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви Фонтаны алган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанның Кол Шәриф мәчете дөньяда иң еш фотога төшерелә торган истәлекле урыннар исемлегенә кергән. Бу хакта “Облако Mail.ru” сервисы исемлегенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Россиядә иң күбе Мәскәүдәге Кызыл мәйданны һәм Василий Блаженный Соборын, Санкт-Петербургтагы сарай мәйданын һәм Петергоф бакчаларын, шулай ук Казандагы Кол Шәриф мәчетен фотога төшерәләр”, - диелә хәбәрдә.

Гомуми рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви фонтаны алган.

Дүртенче урынны Барселонадагы Святое Семейство Храмы, бишенче урынны Париж Изге Ана Соборы алган.

  • Россиянең җиде процент халкы чит ил туристларына ил белән танышуны Казаннан башларга киңәш итә. Чөнки бу үзенчәлекле, төрле халыкларның мәдәниятен берләштерә торган шәһәр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10