ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлкидә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй үткәрелгән

18 июль 2019, 22:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлкидә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй үткәрелгән Бәйрәмдә интернатта тәрбияләнүче гаиләләрне дә хөрмәтләгәннәр.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йортында яшәүчеләр өчен сабантуй бәйрәме үткәрделәр. Бу хакта җирле басма яза.
 
Бәйрәм интернатта яшәүче гаилә парларын хөрмәтләүдән башланып китте. Күптән түгел билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрикләп, учреждение директоры Евгений Васяйчев өч парга бүләкләр тапшырды.
 
Ирле-хатынлы Фәсхетдин һәм Мөнәвәрә Сираҗетдиновлар 50 елдан артык инде никахта яши, бирегә алар Казаннан килгән. Владимир Мишин белән Әлфия Мингалиева интернатта 10 елдан артык  бергә тора. Фирдәвес Шәрипов белән Зәйтүнә Ситдикова, биредә танышкан, алар елдан артык бер гаилә булып яшиләр.
 
Тантаналы өлештән соң күңел ачу, уен һәм бәйгеләр башланды. Әбиләр һәм бабайлар кул көрәштерде, кашыкка йомырка салып узышты, җырлады биеде, шигырләр сөйләде, табышмаклар чиште. Һәр уеннан соң барлык катнашучыларга призлар бирелде. Соңыннан интернат мәйданчыгында зур өстәл корып, тәм-томнар белән хуш исле чәй эчтеләр. 
 
“Бездә тәрбияләнүчеләр мондый күмәк чараларны, бәйрәмнәрне бик ярата. Яшьләре олы, мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, алар бу юлы да үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, зирәклекләрен күрсәтте”,– ди интернатның социаль хезмәт буенча белгече Татьяна Клянина.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10