ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

18 июль 2019, 15:50 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк Тыелган участоклардан ашыгыч хезмәтләр транспортлары гына уза алачак.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). WorldSkills дөнья чемпионаты башлану һәм ябылу тантанасы вакытында машина йөртүчеләр өчен Казан юлларының 14 участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Боерык Казан мэриясе документлары җыентыгында басылып чыкты.

Транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү 21 һәм 22 августта 16.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр, 26 августта 16.00 сәгатьтән 27 августта 01.00 сәгатькә кадәр, 27 август 16.00 сәгатьтән 28 август 01.00 сәгатькә кадәр кертеләчәк.

Бу чикләүләр Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәрге участокта С. Хәким урамнарына кагылачак. Шулай ук С. Хәким урамыннан алып Ямашев проспектындагы съездга кадәр Академик Арбузов урамы юнәлешендә һәм Гаврилов урамы ягыннан Чистай урамындагы 75 йортка кадәр ябылачак. Моннан тыш, чикләүләр Чистай урамындагы 79 һәм 85а номерлы йортлар тирәсендә квартал эчендәге юлларга кагылачак.

Шулай ук автомобильчеләр өчен Ямашев проспектыннан тыш күпердәге съезддан алып шул ук проспектка кадәр ике юнәлештә дә өченче транспорт дамбасының су төбенә төшүе мөмкин түгел. Чикләүләр исемлегендә шулай ук «Казан Арена» стадионы тирәсендә әйләнгеч юл һәм ике юнәлешкә дә өченче транспорт дамбасы астында борылма элмәк күрсәтелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10