ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныш районында комбайннар "имтихан тота"

18 июль 2019, 23:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/zerlek-syzygynda-aktanysh-rayonynda-kyr-korablary-imtikhan-tota

Актаныш районында комбайннар Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында бүген Актаныш районында комбайннар парады узды.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, "Актаныш таңнары"). Актаныш районында кыр кораблары "имтихан тота".Сигез мәйданчыкта тәгаенләнгән чарада урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башлыгы Энгель  Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелә. Бу хакта җирле басма яза.
 
Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында бүген Актаныш районында комбайннар парады уза.
 
Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бодайның коелу-коелмавы карала, аннары техник торышын күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барлана, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чараларына, комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына да игътибар ителә.
 
 Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына һәм ярдәмчеләренә премияләр тапшыру да оештырыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10