ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Истанбулда Татарстан студентлары стенды “Илен иң яхшы танытучы” исемен алды

18 июль 2019, 14:34

Татарстан стендын докторантура студенты Зара Кәбирова һәм Истанбул татар диаспорасы вәкилләре тәкъдим иттеләр.

(Истанбул, 18 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда Татарстанның милли–мәдәни стенды Төркиянең Халыкара студентлар җәмгыятләре федерациясе (UDEF) тарафыннан “Илен иң яхшы танытучы төбәк - Татарстан” исеменә лаек табылды.

Бүләкләү тантанасы Босфор буенча сәяхәт итүче теплоходта үткәрелде. “Илен иң яхшы танытучы төбәк - Татарстан” сертификаты һәм оештыру өчен Рәхмәт хатлары докторантура студенты Зара Кәбирова һәм журналист Рушания Алтайга тапшырылды.

  • Халыкара студентлар милли-мәдәни фестивале кысаларында чит ил студентлары оештырган стендлар “Иң тәмле ризыклар пешерүче”, “Иң матур ил”, “Илен иң актив танытучы”, “Илен иң яхшы танытучы” кебек унга якын номинациядә бәяләнде.
  • 27-28 апрель көннәрендә Халыкара студентлар җәмгыятьләре федерациясе Төркия югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары өчен XII халыкара студентлар милли-мәдәни фестивале оештырган иде. Анда Татарстан стендын Төркия югары уку йортында белем алучы докторантура студенты Зара Кәбирова, элеккеге студент, журналист һәм тәрҗемәче Рушания Алтай, Истанбул татар диаспорасы вәкилләре Фәгыйлә Одабашы һәм Лилия Гүмүшмакас тәкъдим иттеләр.
  • Әлеге чарада Төркия югары уку йортларында белем алучы 63 илнең 300 студенты үз илләрен, мәдәният һәм сәнгатьләрен таныттылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10