ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Кукмара районының Вахитов авылында парк ачты

18 июль 2019, 13:13 , Фото: kukmor-rt.ru

Минтимер Шәймиев Кукмара районының Вахитов авылында парк ачты Авыл халкы әлеге паркка Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов исемен бирергә тәкъдим итте.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Кукмара районының Вахитов авылында парк ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Бу хакта «Трудовая слава» газетасы яза.

Минтимер Шәймиев җирле халыкны парк ачылу белән котлады. «Җәйге кызу эш вакытында парк ачу сезнең эшли һәм күңелле ял итә белүегез турында сөйли. Тырышкан кеше ташка да кадак кагар, диләр. Ә сез моны эшли беләсез. Парк озак еллар эшләсен иде», – дип билгеләп үтте ул.

Вахитов авылы мәдәният йорты каршында урнашкан Парк республика Хөкүмәт казнасына 10 млн сумга төште. Яңа парк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде.

 

Район башлыгы Сергей Димитриев шулай ук әлеге паркны төзүгә үзләреннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

 

Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре белән Әлфия Сәмигуллина чыгыш ясады. Ул паркны Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов исеме белән атарга тәкъдим итте. Дин вәкилләре дә шундый ук тәкъдим белән чыгыш ясады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10