ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эксперт: Биш елдан соң «акыллы» счетчиклар контролерларны алыштыра алачак

18 июль 2019, 11:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Эксперт: Биш елдан соң «акыллы» счетчиклар контролерларны алыштыра алачак 2024 елдан соң «Челтәр компаниясе» контролерлары яңа һөнәр үзләштерәчәк.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Якындагы биш елда Татарстанда «акыллы» счетчиклар контролерларны алыштырмаячак әле. «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директор урынбасары Бронислав Кузнецов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Шуны төгәл әйтергә мөмкин – 2024 елга кадәр контролерларның эше мөһим булачак. Бары тик шуннан соң гына аларга яңа һөнәр үзләштерергә туры киләчәк», - диде Кузнецов.

Ул биш елдан соң хезмәткәрләрнең бер өлеше лаеклы ялга китәчәген, ә калганнары электр энергиясен исәпли торган «акыллы» приборларга хезмәт күрсәтү өчен яңа күнекмәләр үзләштерәчәген искәртте.

Моңа кадәр 2019 елда Татарстанның 29 районындагы меңгә якын торак пунктта электр энергиясен исәпли торган интеллектуаль системалар урнаштырачаклары билгеле булган иде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10