ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Якындагы биш елда Россиядә аномаль эсселек хөкем сөрергә мөмкин

18 июль 2019, 10:21

Быел Көнбатыш Европада термометрның терекөмеш баганасы 42-44 градуска кадәр күтәрелде.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Якындагы биш елда Россиядә аномаль эсселек хөкем сөрергә мөмкин, дип белдерде Россия Фәннәр академиясенең Обухов исемендәге Атмосфера физикасы институтының өлкән фәнни хезмәткәре – климатолог Александр Чернокульский. Бу хакта «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, моның булуы бик тә ихтимал. «Себердәме, әллә Европа территориясендәме – анысын әйтүе кыен, әмма югары температура урнашырга мөмкин», - дип искәртте ул.

Моның ачык мисалы – Көнбатыш Европа. Быел анда термометрның терекөмеш баганасы 42-44 градуска кадәр күтәрелде.

«Бездә чагыштырмача салкын, әмма боларның барысы да шул бер үк процесс: антициклон урнашкач, шартлы рәвештә, аның бер өлешеннән – җылы, икенчесеннән салкын һава үтеп керә», - дип аңлатты Чернокульский.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10