ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бер егетне юл аркылы йөгереп чыккан вакытта машина бәрдереп киткән

18 июль 2019, 10:07

Юл һәлакәте кичә иртән Чистай урамында булган.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанда бер егетне юл аркылы йөгереп чыккан вакытта машина бәрдереп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт атвоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә иртән «Опель» автомобилен идарә итүче 30 яшьлек ир-ат Чистай урамындагы 19нчы йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, светофорның яшел утына уңга борылган вакытта юл бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүеннән читтә юл аркылы йөгереп чыгарга уйлаган 24 яшьлек егетне таптаткан», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, җәяүле күпсанлы тән җәрәхәтләре алган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10