ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Симез сыер асраганчы, сигез сыер асра - "Шәһри Казан"

18 июль 2019, 09:41 , Фото: shahrikazan.ru

Симез сыер асраганчы, сигез сыер асра - "Хезмәтне яратып, йокыны яратмасаң, авылда да бик рәхәт итеп яхшы яшәп була", - ди Шәйхетдиновлар гаиләсе.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Йолдыз Шәрапова). Бик кызык чорда яшибез без – дөнья күз алдында үзгәрә. Хәтта бабайларның гасыр буе җыйган акыллары салынган мәкаль-әйтемнәре дә. Элек безнең халыкта «сигез сыер асраганчы, симез сыер асра» дигән гыйбарә булган. Ә хәзер, киресенчә, сигез сыер асрау файдалырак, ди.

– Хезмәтне яратып, йокыны яратмасаң, авылда да бик рәхәт итеп яхшы яшәп була, – диләр Нурисә һәм Фәнис Шәйхетдиновлар, беравыздан.

Бу гаиләне дистә елдан артык беләм инде, алар һәрвакыт бер-берсенең авызына гына карап тора. Ә бит гаиләдә бер түбә астында өч буын. Әле кайчан гына ул буыннар саны дүртәү иде. Нурисәнең каенанасы булган Нурания ханым үзе дә килен иде. 

Менә берничә ел инде бу дус яшәгән Шәйхетдиновлар киңәш-табыш кылганнар да үз гаилә фермаларын оештырып җибәргәннәр – сигез сыер асрыйлар. Үзләре бер кечкенә колхоз кебек алар. Сарыклар, бозау-сыерлар, тавык-үрдәкләр. Әле атлар алып үрчетү хыялы белән дә яшиләр. Техникалары да бар. Йортлары каршында бөтен агрегатлары белән МТЗ 82 тракторы: җир дә сөрә, печән дә чаба. «Мин аны җанлы итеп күрәм, – ди Фәнис. – Иртән йокыдан торгач, сөеп сыйпап китәм».

– Сөттән файда күп килә. Аена 50 мең сумлык сөт сатабыз. Литрын 18 сумнан дәүләт тә җыя. Үзебезнең алучыларыбыз бар. Сөтебезнең тәмле, сыйфатлы икәнен белгәч, 3 литрын 120 сумнан килеп алып китәләр. Хәзер сатып йөрмибез инде. Эремчек, каймакка да сорау зур. Кешенең бит бүген экологик яктан чиста, табигый ризыклар ашыйсы килә. Чирләр бик күбәйде. Аларны дөрес тукланмаудан, диләр. Ә без, үз чиратыбызда, хезмәтебез белән кешеләргә ярдәм итүебезгә шатланабыз. Эштән курыкмыйбыз. Эш булсын да, саулык булсын, – ди элек мәктәптә укытучы булып эшләгән Нурисә.

Башта туган авылларында, аннары күрше Олы Әшнәктә дә мәктәп ябылганнан соң эшсез калган Нурисә ире Фәнис белән киңәшә дә гомерен өйдә балалар үстереп, әни булып, маллар карап уздырырга була.

– Иттән дә файда күп, – дип сүзгә кушыла Фәнис. – Терлекләрне суеп, итен сатып торабыз. Монда да үзебезнең алучылар бар. Бер юлы итебезне хәтта Мәскәүгә дә алып киттеләр.

Йокы яратмаска дигәне дә чынбарлыкка туры килә шул. Җәй көне сәгать өчтә терлекләр янында инде алар. Алтыга (әле күпләр бу вакытта урыннан да тормаган була) бөтен эшләрен бетереп керәләр дә. Фәниснең әнисе Нурания апа пешергән кайнар ризыклар белән тәмләп чәй эчкәннән соң бераз ял итеп алгач, тагын эш көтә. Печәнгә барырга, бәрәңге араларын эшкәртергә кирәк. Ул арада малларны кичке карау вакыты та җитә. Нурания апа үзе дә фермада гомер буе бозаулар янында булган. Тәҗрибәле терлекче. Аның киңәшләре бик ярап куя. Бозаулар чирләсәләр, һинд чәе кайнатып эчергән хәтта.

– Без авылны яратабыз, – диләр Шәйхетдиновлар, тагын беравыздан. – Каядыр китү турында уебызга да кереп карамады. Эшләмәсәң, шәһәрдә дә юк инде ул, анда да сиңа сосып куймаганнар. Ә монда туган як туфрагы үзе үк ниндидер көч-дәрт биреп тора. Шәһәрнекеннән тормыш шартларыбыз берни белән дә аерылмый. 500 каналлы телевизор карыйбыз су, газ өйгә кергән. Хәтта канализация дә бар. Монда үзең ни үстереп ашаганыңны беләсең. Хәләл ризык, тир тамызып табылган. Без хәрәмнән куркабыз.

Сигез сыерлы булулары – дәүләт программасы нигезендә фермерларга хөкүмәт ярдәме. Җирле авыл идарәсе рәисе Резеда Хөснетдинова тәкъдиме белән грант алырга булганнар. Шәйхетдиновлар бу җитәкчегә зур рәхмәтле. Әгәр ике сыерың булып бишкә җиткерергә теләгең бар икән, дәүләт 120 мең сум бирә. Ә инде өч сыерың булып, сигезгә җиткерсәң, бер тапкыр 200 мең сум бирә. Бер караганда, әллә ни күп акча да түгел кебек. Тик бәрәкәтен белеп, уйлап тотсаң, шактый. Бу акчага Шәйхетдиновлар да бозаулар алалар. Абзарларын яңарталар. Әлеге килешү биш елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә сыерларыңның санын киметсәң, акчаны алалар.

Сыер асравы җиңел икән хәзер. Бигрәк тә җәй көне. Алар көтүдә, электр көтүче көтә. Авыллары белән акча җыеп, шундый карарга килеп, заманча көтүчеле булалар Кече Әшнәктә.

Эш өчен яратылган бугай алар Шәйхетдиновлар. Авылларыннан читкә китеп йөрергә яратмыйлар. Ә бит мөмкинлекләре дә юк түгел, чакырып та торалар. Нурисәнең туганнары Төркиядә яши. Теләсәң, ел да бар.
Иң шатландырганы: Шәйхетдиновлар туган якка, авыл хезмәтенә мәхәббәтне балаларына да бирә алганнар. Олы кызлары Алисә Казан педагогия көллиятендә белем ала. Балалар бакчасы тәрбиячесе булачак. Практикага Балык Бистәсен сайлаган. Көн саен машинасында кайтып йөри. Уллары Данис, быел тугызынчыны тәмамласа да: «Беркая да китмим, районда укыйм да әтиләр янына кайтам», – дип тора. Чын Җир улы. Хәзерге заманда туган авыл файдасына булган мондый карарны, кызганыч, бик сирәк ишетәбез. Шуңа авылларыбызның киләчәге кыл өстенә калып бара да инде. Яшьләре булмаган авылларны, балаларсыз мәктәпләрне күрәбез дә хәләл хезмәт белән көн күреп, туган туфракка берегеп яшәгән Шәйхетдиновлар кебек мондый гаиләләргә дәүләт тарафыннан хөрмәт һәм ярдәм тагын да артсын иде дип уйлап куябыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10