ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районының Югары Чегодай авылында буа ремонтына 9 млн сум акча тотылган

18 июль 2019, 05:00

Чирмешән районының Югары Чегодай авылында буа ремонтына 9 млн сум акча тотылган Платиналы буада капиталь ремонт ясалган.

(Чирмешән, 18 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Югары Чегодай авылында платиналы буа ремонтына 9 миллион 600 мең сум акча тотылган.

Мөһим объектта былтыр, быел да байтак хезмәт куелды: җир чыгарылды, яр буе рәткә китерелде, иске агачлар киселде, плотина ясалды. Кирәк очракта, монда янгын сүндерү машиналары да якын ук төшә, су тутыра ала.

Буага су “Авыл” чишмәсеннән агып килә, аның чыгышы күп түгел, әмма тиздән буаны тутырыр да. Монда бүген үк каз-үрдәкләр йөзә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10