ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Kazan күчмә остаханәсе Горки-Әмәт урманында урнашачак

17 июль 2019, 20:26

Урман паркында Эшче һөнәрләр чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары трансляцияләнәчәк.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 22 августтан 27 августка кадәр WorldSkills Kazan 2019 Эшче һөнәрләр чемпионатын үткәрүнең төп нокталарының берсе Горки-Әмәт урманы булачак. Биредә экраннарда чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары трансляцияләнәчәк, аның күчмә остаханәсе урнашачак. Бу хакта скверлар һәм парклар дирекциясе хәбәр итә.

Шул ук паркта «Киләчәккә билет» интерактив зонасы эшләячәк.

Дөнья чемпионаты узган көннәрдә Казан халкы һәм кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән. Тагын бер концерт мәйданчыгы Иске Татар бистәсе янында - Кабан күле яр буенда урнашачак. 23-25 августта сәхнәдә Татарстан артистлары һәм музыкантлары чыгыш ясаячак, фильмнар һәм театраль спектакльләр күрсәтеләчәк. Моннан тыш, биредә бүгенге Татарстан турында сөйләячәкләр.

23-26 августта Горький исемендәге паркта концерт мәйданчыгы эшләячәк, анда урам театрлары һәм анимация төркемнәре артистлары чыгыш ясаячак.

23-25 август көннәрендә Лядской бакчасында һөнәрләр тарихына багышланган фестиваль узачак. Программада иҗтимагый киңлекләр кунаклары Россиянең танылган галимнәренең лекцияләрен тыңлаячак һәм тематик һәм фәнни-профессиональ әдәбиятның китап күргәзмәсендә катнашачак.

23-25 августта «Казан» гаилә үзәге янында узачак «Тәмле Казан» гастрономия фестивален быел чемпионатка багышлыйлар. Бәйрәмдә шәһәрнең кырыктан артык әйдәп баручы кафе һәм рестораннары үзләренең мәйданчыкларын урнаштырачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10