ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфаның «Мирас» фольклор ансамбле Болгариядә Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясый

17 июль 2019, 20:42

Ансамбльнең иҗади составы чараларның төп шартын үти — көйләр фонограммасыз яңгырый.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Уфаның «Мирас» фольклор ансамбле Болгариядә Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясаячак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Мирас» халыкара проектларда катнашу буенча зур тәҗрибәгә ия һәм дөнья аренасында беренче тапкыр гына Россия һәм Башкортстан данын яклаучы түгел.

«Велико Тырново» ХХІІ Халыкара фольклор фестивалендә һәм «Варна» ХХVIII Халыкара фольклор фестивалендә «Мирас» коллективы тамашачыларны башкорт мәдәнияте белән генә түгел, рус мәдәнияте белән дә таныштырачак. Ә ансамбль оркестры төрле халык уен коралларында уйнап күрсәтәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10