ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Шура” журналының яңа санында корбан чалу һәм Гашурә көненең әһәмияте аңлатыла

17 июль 2019, 19:36 , Фото: dumrt.ru

“Шура” журналының яңа санында корбан чалу һәм Гашурә көненең әһәмияте аңлатыла Журналның яңа санында Исламда олы гөнаһлар темасына багышланган мәкаләләр циклы басылды.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). “Шура” журналының яңа саны чыкты. Альманахның 25 нче санына тәмәке мәкере, гыйлем алуның әһәмияте, өлкәннәргә карата мөнәсәбәт, корбан чалу, Гашурә көне һ.б. әһәмиятле темаларга вәгазьләр керде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Журналның яңа санында Исламда олы гөнаһлар темасына багышланган мәкаләләр циклы басылды.

Төп сәхифәләрдән кала, корбан һәм хаҗ гыйбадәтләренә багышланган аерым сәхифәләр дә булдырылды. Аларга кергән мәгълүматлар имамнар һәм альманахны укучы башка мөселманнарга әлеге фарызларны дөрес итеп үтәргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10