ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов «Чаллы-Икмәк» предприятиесенең җитештерү планнары белән танышты

17 июль 2019, 19:49

Чаллыда урнашкан предприятие 400 төргә якын продукция чыгара, нигездә – икмәк-күмәч әйберләре.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-Икмәк» предприятиесе эше белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановны «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов озата йөрде. Аерым алганда, Татарстан Президентына икмәк цехын, вак эшләнмәләр җитештерү цехларын күрсәттеләр. Беренче участок тәүлегенә 2,5 тонна вак эшләнмәләр җитештерә һәм тәүлегенә 50 тоннага кадәр җитештерүче өч икмәк линиясен үз эченә ала, икенчесе 6 тоннага кадәр вак эшләнмәләр җитештерелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов икмәк-күмәч ярымфабрикатларын җитештерү һәм туңдыру буенча төзелә торган яңа цех белән танышты. «Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, соңгы елларда заводта җитди модернизация үткәрелгән. Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк», – диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Татарстан Президентына «Чаллы-Икмәк» эшчәнлеге турында видеоролик күрсәттеләр. Ул предприятиене алга таба үстерү, продукцияне сату планнары, шул исәптән үз сәүдә челтәре, кадрлар белән эшләү һәм башкалар турында сөйләде.

  • «Чаллы икмәге» АҖ - икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү буенча махсуслашкан тулы циклның заманча предприятиесе. Хәзер ул якынча 400 төр продукция җитештерә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10