ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Табиб: Норовирус белән агулану шактый тиз уза

17 июль 2019, 19:28 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Табиб: Норовирус белән агулану шактый тиз уза Татарстанлыларның агулануына китергән норовирус зур куркыныч тудырмый.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Кырымда ял иткән балалар зыян күргән норовирус белән агулану шактый тиз уза. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов сөйләде.

«Бу вирус Татарстанның төрле төбәкләрендә бар һәм бездә республикада теркәлә. Төрле яшьтәге төркем балалары авырый. Авыру кискен гастроэнтерит рәвешендә үтә, ягъни температура күтәрелү фонында күп тапкыр косу күзәтелә, ләкин фараз һәрвакыт уңай», – дип аңлатты белгеч.

«Бер-ике көн эчендә авыруның бөтен билгеләре юкка чыга. Организм агуланганда, сыеклык эчәргә кирәк. Авыррак формада инфузион терапия билгеләнә. Шулай ук төрле сорбентлар кулланыла. Сөтле ризыклар ашаудан тыелып тору да уңай нәтиҗә бирә», - диде табиб.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10