ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан – Оренбург юлында хәрәкәтне чиклиләр

17 июль 2019, 19:10

Юлның 242-246 чакрымында транспорт хәрәкәте чикләнә.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Р-239 Казань – Оренбург – Акбулак – Казахстан чиге өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, 18 июльдә 22.00 сәгатьтән алып 19 июльдә 6.00 сәгатькә кадәр юлның 242-246 чакрымында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу юлның 234 чакрымындагы тимер юлны ремонтлау белән бәйле.

«Ремонт эшләре вакытында транзит автотранспорт Казан - Оренбург – Калейкино станциясе һәм Калейкино станциясе – Чаллы – Зәй – Әлмәт» маршруты буенча хәрәкәт итәчәк, диелгән идарә матбугат хезмәтендә.

Машина йөртүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булулары сорала. Төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнгәч юл хәрәкәте гадәттәге режимда эшләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10