ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар-информ"да Питрау фестивале турында сөйләшәчәкләр

17 июль 2019, 18:09

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 18 июльдә, 10:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ХХ Республикакүләм "Питрау" фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак. 

Чарада Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, этнолог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы әгъзасы Геннадий Макаров, Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10