ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Дамир Фәттахов Кырым лагерында агуланган балаларның хәлен белергә барачак

17 июль 2019, 17:41 , Фото: архив

Дамир Фәттахов Кырым лагерында агуланган балаларның хәлен белергә барачак Кырымның «Лучистый» балалар лагеренда ял итүче Татарстаннан 40 тан артык бала азык-төлек белән агулану билгеләре белән хастаханәгә урнаштырылган.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Александр Давыдова). Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов «Лучистый» лагерында агуланган балаларның хәлен контрольдә тоту өчен Кырымга барачак. Бу хакта ул үзе җитәкләгән ведомствода узган брифингта сөйләде.

«Мин кич белән Кырымга очарга булдым. Анда хәзер минем урынбасарым һәм Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бар. Мин әти - әниләренең сорауларына җавап бирү өчен табиблар, Кырым хезмәттәшләрем белән шәхсән сөйләшергә тиеш», - дип аңлатты ул үз карарын.

Ул шулай ук лагерьларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү өчен элек Кырымда булганын да әйтте.

  • «Татар-информ» агентлыгы Евпаториянең балалар клиник хастаханәсенә «Лучистый» балалар лагеренда ял иткән 40 тан артык балигъ булмаган баланы азык-төлек белән агулану билгеләре белән китерүе турында хәбәр иткән иде.

Табиблар аларның хәлен җиңел һәм уртача дип бәяли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымда ялда вакытта агуланган балаларның хәле турында оператив хәбәр итәргә кушты.

Кырым Тикшерү комитеты балаларның күпләп агулану факты буенча җинаять эше кузгаткан. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Төбәкара идарәсендә бу хәлнең норовирусның таралуына сәбәпле килеп чыгуын хәбәр иттеләр. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча балалар салат ашап агуланган булырга мөмкин.
.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10