ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«ТАИФ» һәм Италия компаниясе 2021 елда биопластика заводы ачарга ниятли

17 июль 2019, 17:16

Проектка якынча 10 млрд сум инвестиция кертәләр.



(Алабуга, 17 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Алабуга» МИЗда 2021 елның III кварталында биопластика заводы ачарга планлаштыралар. Проектның инициаторы «ТАИФ» холдингы белән Италиянең ПГ-биопластик җитештерә торган Bio-on компаниясе, дип хәбәр иттеләр махсус икътисади зона матбугат хезмәтендә.

Компания «Алабуга» махсус икътисади зонасында компания елына 10 мең тонна күләмендә ПГА-биопластика җитештерергә планлаштыра. Заводны 2021 елның III кварталында эшләтеп җибәрәргә ниятлиләр.

Бизнес-план буенча, проектны финанслау күләме 9,7 млрд сум тәшкил итәчәк. Завод 7 гектар мәйданны биләячәк, анда 90 эш урыны булдырылачак.

Татарстан Президенты 2017 елда ук Италиягә эш визиты кысаларында биопластика җитештерү турындагы килешүне имзалаган иде. Башта заводны «Казаноргсинтез» базасында урнаштырырга уйлаганнар иде.

Татарстан биопластикасын шикәр чөгендерен эшкәртүдән калган калдыклардан — мелассадан (патока) җитештерәчәкләр. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, моның өчен Татарстанда ресурслар җитәрлек.

«Без ел саен 3 млн тонна шикәр чөгендере эшкәртәбез. Нәтиҗәдә 100-120 мең тонна меласса кала. Милан предприятиесе тәкъдим иткән проект өчен елына 10 тонна биопластика җитештерүгә бу җитә дип санарга мөмкин», - дип уртаклашты Марат Әхмәтов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10