ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казахстанның Жезказган шәһәрендә яңа мәчет төзиләр

17 июль 2019, 16:41

Ул шәһәр читендә урнашкан һәм барлыгы 500 кешегә исәпләнгән.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Казахстанның Жезказган шәһәрендә яңа мәчет төзиләр. Әзер объектларны киләсе елда тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәчет 2019 елның февралендә «А-Мешіт» иҗтимагый фонды инициативасы белән төзелә башлады . Хәзер булачак бинаның нигезен салалар.

Яңа мәчет шәһәргә кирәк, чөнки искесенә кеше сыймый. Ул шәһәр читендә урнашкан һәм барлыгы 500 кешегә исәпләнгән. Проект буенча, яңа бинага 1500 кеше сыячак. Бинаның мәйданы 2,916 квадрат метр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә агентлык. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10