ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киров дамбасы һәм Миллениум күпере арасында Казансу яр буе көз төзекләндерелә

17 июль 2019, 16:29

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова яр буен төзекләндерү проектын тәкъдим итте.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Казанда агымдагы елның көзенә Киров дамбасы һәм Миллениум күпере арасында Казансу яр буен төзекләндерү эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка аның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова яр буен төзекләндерү проектын тәкъдим итте, дип хәбәр итә проект авторлары – Санкт-Петербургтан Orchestra Design һәм Казан мэриясенең иҗади төркеме.

Кремль күпере — Киров дамбасы участогында Яшел амфитеатр һәм ял итү пространствосы булган террасалар барлыкка киләчәк: килүчеләр яшел газоннарда кызына яки елга һәм табигатьне күзәтә алачак. Милли-мәдәни үзәкнең суга төшә торган парад баскычында шулай ук чыгыш ясау һәм елганы күзәтү өчен зур булмаган платформа булган амфитеатр пәйда булачак.

Кремль күпере һәм Миллениум күпере баганаларында граффити булачак.

Яр буена Подлужная урамыннан да чыгарга мөмкин булачак. Биредә җәяүлеләр өчен юллар ясалачак, ә керү юлында утлары яна торган коры фонтаннар урнаштырылачак.

Миллениум күпере янында экстрим-парк төзеләчәк. Проект буенча ул Россиядә булган барлык аналогларның иң зур комплексы булырга тиеш. 2020 елда Казанда памп-трек буенча Дөнья чемпионаты финалы яңа паркта узачак. Экстрим-паркның беренче чиратында скейт-парк, памп-трек, воркаут һәм паркур зоналар, шулай ук стритбол мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Экстрим-паркның заманча дизайнын саклау һәм Кремль күпере яр буенда — Киров дамбасы белән элемтә өчен дизайнерлар яктырткыч корылмалар һәм яшел зонада җәяүлеләр йөри торган ут баганалары уздырырга карар кылдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10