ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Росатом генераль директоры: Татарстаннан Мәскәүгә технологик чылбыр барачак

17 июль 2019, 16:07 , Фото: архив tatarstan.ru

Росатом генераль директоры: Татарстаннан Мәскәүгә технологик чылбыр барачак Татарстанда «Росатом» дәүләт корпорациясе «ЗаряД» заводының 50 процент өлешен сатып алуга килешү төзеде.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда «Алабуга» махсус икътисади зонасында Росатом компаниясе «ЗаряД»заводының 50 процент өлешен сатып алуга килешү төзеде. «Алабуга-Волокно» заводына визиты вакытында Татарстанның Россия төбәкләре өчен чимал үзәге булуы турында Росатом генераль директоры Алексей Лихачев сөйләде.

«Росатом» дәүләт корпорациясе Хөкүмәт белән технологик лидерлык һәм шул исәптән «Яңа материаллар» темасы буенча илкүләм компетенцияләр үзәге булдыру турында килешүгә кул куйды.

«Татарстанда төрле төбәкләрдә һәм төрле предприятиеләрдә товарларга әвереләчәк чимал агымы барлыкка киләчәк», - диде Росатом генераль директоры Алексей Лихачев.

«Алабуга-Волокно» заводы мәйданчыгында Росатом җитәкчелеге бөтен җитештерү чылбырын комплектлау эшләренең барышын бәяләде, шулай ук куллану ихтыяҗы турында әйтте.

«Татарстаннан Мәскәүгә, Мәскәү өлкәсенә, Тула өлкәсенә, Ульяновскига технологик чылбырлар барачак, анда углеҗепселдән кулланучылар товарлары ясалачак һәм зур җитештерү чылбырларында компонентлар барлыкка киләчәк», — диде Росатом генераль директоры.

«Без киләчәктә дә биредә үз производствобызны урнаштырачакбыз», - дип өстәде спикер.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10