ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Томскта Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

17 июль 2019, 15:48

Темасы — Татар бистәсе - татар милләтен күтәрүнең һәм чәчәк атуның мөһим факторы. Татар торак пунктларының үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). 2019 елның 12-13 сентябрендә Томск шәһәрендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы Бөтенроссия форумы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

Форумның темасы — Татар бистәсе — татар милләтен күтәрүнең һәм чәчәк атуның мөһим факторы. Татар торак пунктларының үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары.

Эш программасында — Томск шәһәренең Татар бистәсенә һәм Томск өлкәсенең татар авылына бару, Томск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә очрашу, татар үзешчәннәре концерты, татар мәктәбе коллективы белән очрашу, музейга бару һәм җирле хакимият һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар, дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10