ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачылачак

17 июль 2019, 13:42 , Фото: архив/Михаил Захаров

Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачылачак Милләттәшләрдән сирәк очрый торган борынгы әйберләрен булачак музей өчен тапшыруларын сорыйлар.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Владивостокта татар-башкорт мәдәнияте музее ачарга планлаштыралар. Бу хакта Владивосток думасы депутаты Таһир Ибашевка сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Депутат бу хакта Сабан туенда әйткән. Ул милләттәшләрдән сирәк очрый торган борынгы әйберләрен булачак музей өчен тапшыруларын сорады.

“Бигрәк тә коллекция җыючылар өчен революциягә кадәрге көнкүреш кирәк-яраклары кызыклы. Күп кенә гаиләләрдә мондый әйберләр гаилә истәлеге буларак саклана торгандыр”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10