ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Финанс, казна һәм салым органнарының төп бурычы – бюджетны булдыру

17 июль 2019, 13:21 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Финанс, казна һәм салым органнарының төп бурычы – бюджетны булдыру Рөстәм Миңнеханов әҗәтләрне киметү ведомстволарның өстенлекле юнәлеше икәнен искәртте.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Бюджетны булдыру Татарстандагы финанс, казна һәм салым органнарының төп бурычы булып санала. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның алты ае йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә әйтте.

“Моны салым органнары, суд приставлары хезмәте, район башлыклары, Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура игътибарына әйтәм. Әлеге эшкә тармак министрлыклары да актив кушылырга тиеш”, - диде Миңнеханов.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 1 полугодие 2019 года и задачам финансовых, казначейских и налоговых органов на 2019 год. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Моннан тыш, ул әҗәтләрне, бигрәк тә салым бурычларын киметү ведомстволарның өстенлекле юнәлеше икәнен дә искәртте. Чөнки киләчәктә хезмәт хакы түли алмау проблемалары килеп чыгарга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10