ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов төзелеп бетмәгән инфраструктура объектларын сатарга кушты

17 июль 2019, 11:54 , Фото: архив/Рамиль Гали, tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов төзелеп бетмәгән инфраструктура объектларын сатарга кушты Татарстан Президенты бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәклеген әйтте.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш һәм Финанс министрлыкларына төзелеп бетмәгән инфраструктура объектлары мәсьәләсен контрольгә алырга кушты. Бу турыда ул 2019 елның алты ае йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә әйтте.

“Төзелеп бетмәгән объектларны сатарга кирәк. Алар өчен акча тотылган. Һәм муниципаль объектлар буенча да анализ ясарга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 1 полугодие 2019 года и задачам финансовых, казначейских и налоговых органов на 2019 год. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Төгәлләнмәгән бернинди дә эш булмаска тиеш, диде ул. “Әгәр берәр проект планга кертелгән икән, ул эшләнеп бетәргә тиеш”, - диде Татарстан Президенты.

2019 елның 1 июленә Татарстанда төгәлләнмәгән төзелешләрнең суммасы 23,2 миллиардны тәшкил итә. Бу хакта үз чыгышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте. Ул төгәлләнмәгән төзелеш күләме кимүенең уңай динамикасы турында да әйтте.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 1 полугодие 2019 года и задачам финансовых, казначейских и налоговых органов на 2019 год. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Рөстәм Миңнеханов быелның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнары киңәшмәсен уздырды. Утырышта Татарстан буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм Татарстан буенча Федераль казначылык Идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10