ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Сәламәтлек саклау министры Кырымда балалар агулану фактын шәхси контроленә алды

17 июль 2019, 10:42

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әлеге мәсьәлә буенча консультатив ярдәм күрсәтергә әзер.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Кырымда балалар агулану фактын шәхси контроленә алды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Министрлык Кырым Республикасындагы коллегалар белән тыгыз элемтәдә. Алар Татарстан табибларына лагерьдән җибәрелгән балаларның хәле турында хәбәр итеп торалар”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тиешле консультатив ярдәм күрсәтергә әзер. Әлеге мәсьәлә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның шәхси контролендә.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча Евпаториянең Заозерное бистәсендәге “Лучистый” балалар сәламәтләндерү лагерендәге 43 бала һәм 4 әйдаман хастаханәдә дәвалана. Зыян күрүчеләрнең хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә.

  • Татарстанның балалар омбудсмены Кырымдагы “Лучистый” лагерендә агуланган балалар янына хастаханәгә барды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10