ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Можга мәдрәсәсендә «Милләтем хәзинәләре» жәйге лагеры эшли

17 июль 2019, 09:40 , Фото: tatar-congress.org

Можга мәдрәсәсендә «Милләтем хәзинәләре» жәйге лагеры эшли Лагерьга 6 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар йөри.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Можга мәдрәсәсендә татар телендә балалар өчен «Милләтем хәзинәләре» жәйге лагеры эшли. Аның максаты - балаларыбызны халкыбызның йола, гореф-гадәтләре, дине, бәйрәм, аш-сулары, әдәбияты белән таныштырып, аларга мәхәббәт уяту. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лагерьга 6 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар йөри. Жәйге лагерь мәдрәсә остазы Әлфия Газизулинаның һәм Можга милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Альбина Әхтәмованың көче белән оештырылган.

Төшке ашка кадәр дәресләрдә төрле темаларга әңгәмә алып баралар, яңа сүзләр, жырлар, шигырьләр өйрәнәләр, татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре белән танышалар. Шулай ук ял итү вакытында халык уеннарын да уйныйлар.

Көннең икенче яртысында биредә кызыклы остаханәләр эшли. Аларда балалар татар бизәкләре төшереп түбәтәй, алъяпкычлар тегәләр, тозлы камырдан өчпочмак, вак бәлеш, кош теле ясыйлар. Лагерьга йөрүчеләр үзләренең гаилә шәжәрәләрен дә төзегәннәр. Барсы да бертавыштан: «Безгә биредә бик ошый» -диләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10