ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйлеләр “Ак калфак”ның күчмә утырышында катнаша

17 июль 2019, 03:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zylelr-ak-kalfakny-kchm-utyryshynda-katnasha

Зәйлеләр “Ак калфак”ның күчмә утырышында катнаша Әлеге үзенчәлекле чараларда Илһам Шакировның Зәй районында яшәүче бертуганы Зәйнәп апа да катнашты.

(Зәй, 17 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова).  Тукай районында ике көн дәвамында “Ак калфак” республика хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы бара. Анда  Зәй районының“Ак калфак”ның җирле бүлеге рәисе Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге делегациядә катнаша. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

КичәТукай районы Яңа Бүләк авылында утырыш кысаларында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров иҗатына багышланган музейга экскурсия оештырылды. Биредәге “Илһам чишмәсе”ндә “Кер чайкау” йоласы күрсәтелде.

Әлеге үзенчәлекле чараларда Илһам Шакировның Зәй районында яшәүче бертуганы Зәйнәп апа да катнашты. Аны әлеге чарага Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков һәм мәдәният йорты мөдире Гөлнара Салихова алып килделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10