ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөгелмә районының Сугышлы авылы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

17 июль 2019, 02:00 , Фото: Ирина Кәлимуллина

Бөгелмә районының Сугышлы авылы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте Катнашучылар авылның барлыкка килү тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар, аның үсешенә өлеш керткән кешеләр турында күп сүзләр әйтелде.

(Бөгелмә, 17 июль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы").  Бөгелмә районының Сугышлы авылы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм үзәге Сугышлы авыл клубы яны, ә төп катнашучылар - талантлы һәм хезмәт сөючән җирле халык булды. Тантананы Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы Кәримова Эльвира Михайловна ачып җибәрде.

Бәйрәм белән котлап, ул элеккеге авыл җирлеге башлыгы Елисеева Антонина Ивановнага сүз бирде. "Авыл туган көне – ул анда яшәгән халык бәйрәме, алар үзләренең гореф-гадәтләрен саклый һәм хөрмәт итә. Безнең бай тарихлы авыл бүген сезнең ярдәм белән яши, авылдашлар. Һәм моның өчен мин барысына да зур рәхмәт белдерәм!"- дип билгеләп үтте Антонина Ивановна.

Катнашучылар авылның барлыкка килү тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар, аның үсешенә өлеш керткән кешеләр турында күп сүзләр әйтелде. Танылган  Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин турында да искә алмыйча калмадылар.

Бәйрәмдә күп кенә кешеләр аерым билгеләп үтелде: озын гомерлеләр, иң зур стажлы гаиләләр, юбилярлар. Күптән түгел хезмәт итәргә киткән солдат адресына да үгет-нәсыйхәт сүзләр әйтелде. Авылның иң яшь кешесе дә бүләксез калмады.

"Иске Исаково авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучылар якташларын җылы сәламләде, яшь башкаручыларның синтезаторда уйнавы тамашачыларны әсир итте. Әминев Флорид Хөрмәт улының чыгышы программаның төп вакыйгасы булды. Аның җырлары астында кунаклар урыннарында утыра алмады, биергә дә чыктылар", - дип сөйләде Сугышлы авыл клубы мөдире Зәфирә Идиятуллина.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10