ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Түбән Каманың ике укытучысы Россия Президентының 200 мең сум грантына ия булды

17 июль 2019, 08:00

Премияләрне республиканың иң яхшы 25 укытучысы алачак.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). 2019 елда педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү буенча конкурста җиңүчеләр билгеле булды. Түбән Каманың ике укытучысы Россия Президентының 200 мең сумлык грантына ия булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Премияләрне республиканың иң яхшы 25 укытучысы алачак. Алар арасында Түбән Каманың 32 нче гимназиясе рус теле укытучысы Наталья Клипова һәм 10 нчы мәктәпнең физкультура укытучысы Ольга Полячихина да бар.

Конкурс үткәрү турындагы боерык Владимир Путин тарафыннан имзаланган, аның нигезендә бөтен ил буенча меңләгән педагог бүләкләнәчәк, аларның һәрберсе 200 әр мең сумлык грантка ия булачак.

Республика буенча Түбән Кама укытучыларыннан тыш, конкурста Әлмәт, Актаныш, Апас, Тәтеш, Саба, Сарман, Кукмара районнары педагоглары һәм Казан мәктәпләренең 13 вәкиле җиңү яулаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10