ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апас районында семинар-укуда фәнни ачышлар турында сөйләделәр

17 июль 2019, 06:00 , Фото: apastovo.ru/news/avyl-khualygy/fnni-achyshlarny-rayon-kyrlaryna

Апас районында семинар-укуда фәнни ачышлар турында сөйләделәр Россия һәм Казан галимнәре район кунакларын игенчелектәге фәнни яңалыклар белән таныштырдылар

(Апас, 17 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас районында зур семинар-уку узды. Татарстанның 15 районыннан һәм Россиянең 7 төбәгеннән килгән җир белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре каршында эчтәлекле фәнни чыгышлар ясалды һәм теория гамәли күнекмәләр белән ныгытылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Россия һәм Казан галимнәре район кунакларын игенчелектәге фәнни яңалыклар белән таныштырдылар. Семинар үткән “АгроАктив“ хуҗалыгы алар белән өченче ел килешүле шартларда инновацияле хезмәттәшлек итә. Алдынгы технология белән үстерелгән иген басуларында ике ел элек уртача гектардан реаль 50-72 центнер уңыш алдылар.

- Быел Болынбалыкчы, Кормаш кырларында көнбагышның 15ләп сорты сынала. Шулай ук рапс, кукуруз, кузаклы һәм башаклы культураларны яңача үстерү бөтен яклап отышлы, - диләр “АгроАктив“ игенчеләре.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10