ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Бердәм Россия” ишегалларын төзекләндерү буенча республика проектын тәкъдим итте

16 июль 2019, 19:46 , Фото: архив

“Бердәм Россия” ишегалларын төзекләндерү буенча республика проектын тәкъдим итте Татарстанда 10 мең күпфатирлы йорт ишегалды бар, дәүләт программалары буенча аларның 2,7 меңе төзекләндерелгән.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясе тәкъдиме буенча, республикада күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү программасын эшләргә кушты. Халык белән фикерләшкәч кенә, төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бу хакта Дәүләт Советында журналистларга “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов әйтте.

“Безнең ишегалды” партия проекты күпфатирлы йортларның ишегалларын норматив хәлгә китерү буенча республика программасына башлангыч бирде. Без республикада җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча нинди эш башкарылганын беләбез. Һәм соңгы елда булган очрашуларда һәм гражданнар җыелышларында ишегаллары мәсьәләсе иң төп проблемалар исемлегенә керде”, - диде Камалтынов.

Аның сүзләренчә, “Бердәм Россия” фракциясе бу программаны республика күләмендә тормышка ашыруны сорап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән. “Президент әлеге тәкъдимне хуплады, Татарстан Хөкүмәтенә җибәреләчәк йөкләмә бар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов та “Бердәм Россия” партиясенә тәкъдим белән чыкты. Партия гражданнарның программа максатларын һәм нәтиҗәләрен ничек күрүен ачыкларга тиеш”, - диде Камалтынов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10