ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Имамнарга татар телен белүне квалификацион таләп итеп өстәргә тәкъдим иттеләр

16 июль 2019, 19:09 , Фото: dumrt.ru

Имамнарга татар телен белүне квалификацион таләп итеп өстәргә тәкъдим иттеләр Аксакаллар шурасы фикеренчә, дөрес оештырылган һәм булдырылган табигый тел мохите мәчетләргә йөрүчеләр өчен татар телен үзләштерергә этәргеч бирәчәк.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының чираттагы утырышында көн тәртибендәге төп сорауларның берсе буларак мөфтият компетенцияләре кысаларында татар милли үзенчәлеген саклау буенча эшчәнлек өлкәсендә чараларны көчәйтү мәсьәләсе каралды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Киңәшмәдә катнашучылар мәчетләрдә татар теле мохитен киңәйтү заруриятен ассызыклады. Алар фикеренчә, дөрес оештырылган һәм шул шартларда булдырылган табигый тел мохите мәчетләргә йөрүчеләр өчен татар телен үзләштерергә этәргеч бирәчәк. Моның өчен Аксакаллар шурасы әгъзасы Васил хәзрәт Шәфигуллин Татарстан имамнарына “Шаһәдатнамә” биргәндә квалификация таләпләрен тулыландыру тәкъдиме белән чыкты: татар телен белүне мәҗбүри итү.

  • “Шәһадәтнамә” имамның ТР мөфтияте тарафыннан дини эшчәнлек алып баруга хокукын раслаучы төп документ булып тора.

Васил хәзрәт фикеренчә, татар телен белү имамнарга дини эшчәнлекне оештыру буенча гына түгел, җәмгыятьтә республикада милләтара татулыкны саклау мәсьәләсенә карата игътибар һәм кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән агарту, социаль яктан әһәмиятле, тәрбияви, балалар һәм яшьләр башлангычларын гамәлгә ашыру буенча эшне дә нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирә.

Аксакаллар Васил хәзрәт Шәфигуллинның тәкъдимен хуплап чыкты һәм бу мәсьәләне ТР мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумында раслату өчен мөфтият Президиумы әгъзалары карамагына тапшыру турында карар кабул итте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10