ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда исерек шофер ут баганасына бәрелеп, хастаханәгә эләккән

16 июль 2019, 17:04

Авария кичә кич, Тэц урамында булган.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Казанда 58 яшьлек исерек йөртүче зур тизлектә ут баганасына бәрелгән һәм хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Кичә 16:45 сәгатьтә “Шевроле” машинасының 58 яшьлек шоферы Тэц урамындагы №2/3 йорт каршында, зур тизлектә ут баганасына бәрелгән”, - диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә йөртүче төрле имгәнүләр алган, башы яраланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10