ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда биш спорт залы һәм пневматик тиры булган мәктәп ачылачак

16 июль 2019, 16:46 , Фото: Владимир Васильев

Казанда биш спорт залы һәм пневматик тиры булган мәктәп ачылачак “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча “Весна” торак комплексында мәктәп төзү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Быелның 1 сентябрендә “Весна” торак комплексында 1,5 мең укучыга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Бу Казандагы иң зур мәктәп булачак. Бу турыда журналистларга “Главинвестстрой РТ” Дәүләт казна оешмасы директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин сөйләде.

“Мәктәпне ”Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында 2018 елның җәендә төзи башладылар. Мәктәп 1501 урынга исәпләнгән, мәйданы – 31 мең квадрат метр. Федераль һәм республика бюджетыннан финанслана. Гомуми бәясе 1 млрд сумнан артык”, - диде ул.

Кәлимуллин әйтүенчә, акчаның 70 процентын федераль үзәк , ә 30 процентын Татарстан бүлеп бирә. Белем бирү оешмасын яңа проект буенча төзиләр. Тиздән аны шәһәрнең башка районнарында да куллана башлаячаклар, диде Илнур Кәлимуллин.

Мәктәптә биш спорт залы булачак. Бу зур һәм кече заллар, хореография бинасы, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен зал һәм тренажер залы. Моннан тыш мәктәпнең подвалында пневматик тир да булачак, - диде “Ак Таш” оешмасының баш инженеры Илфат Закирҗанов. 

  • “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты 2024 елга кадәр тормышка ашырыла. Ул “Торак”, “Яшәү өчен яраксыз торакны киметү”, “Ипотека”, “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” дүрт федераль проектны үз эченә ала. Барлык чыганаклардан кергән финансларның гомуми күләме- 1 трлн сумнан артык.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10