ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов “Казан Экспо” үзәгенең WorldSkills чемпионатына әзерлеген тикшерде

16 июль 2019, 16:31 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов “Казан Экспо” үзәгенең WorldSkills чемпионатына әзерлеген тикшерде Тикшерү барышында күргәзмә залын, павильоннарны карадылар, территорияне төзекләндерү турында фикер алыштылар.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгенең Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills чемпионатын уздыруга әзерлеген тикшерде. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

Тикшерү барышында күргәзмә залын, павильоннарны караганнар, шулай ук территорияне төзекләндерү буенча фикер алыштылар.

Осмотр Международного выставочного центра "Казань-Экспо"

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров комиссияне ярышлар узачак мәйданчыкларны әзерләү белән таныштырды. Шулай ук ул Президентка “Төзелеш һәм төзелеш технологияләре”, "Җитештерү һәм инженерия технологияләре” компетенцияләре өчен мәйданчыкларны да күрсәтте.

Чарада транспорт, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм объектны әзерләүдәге башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар,

Осмотр Международного выставочного центра "Казань-Экспо"

Президент Казанда WorldSkills чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыруның үзенә җитди караш таләп итүен әйтте. “Мондый мәсьәләдә вак-төяк нәрсәләр була алмый”, - диде ул.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, “Яшь осталар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

Осмотр Международного выставочного центра "Казань-Экспо"


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10