ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы туристик берләшмәләре транспорт куркынычсызлыгы чараларын көчәйтәчәк

16 июль 2019, 15:48

“Чаллы-Экстрим” туристик компаниясе җитәкчесе Филипп Семенычев инструкторлар һәм оештыручыларга гомуми киңәшмә уздырырга тәкъдим итте.

(Яр Чаллы, 16 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Башкортстанда булган авариядән соң Чаллының туристик берләшмәләре сәфәрләр оештырганда транспорт куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү темасын күтәрде.

Транспорт куркынычсызлыгы турында фикер алышуның инициаторы - “Чаллы-экстрим” туристик компаниясе җитәкчесе Филипп Семенычев.

“Коточкыч фаҗига килеп чыкты – автокатастрофада Чаллыдан алты турист һәлак булды. Бу шәһәрдәге барлык туристик берләшмәләрен тетрәндерде. Һәм сәяхәтләр вакытында гына түгел, ә пассажирларны җыйганда трансфер вакытында да иминлек стандартларын көчәйтүгә этәрде”, - дип язды Филипп Семенычев үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Аның сүзләренчә, әлеге хәл елгада йөзү урынына алып бару һәм алып кайту өчен трансферлар оештыруның гамәлдәге стандартларын кире карарга этәргеч биргән.

“Без пассажир йөртүчеләр белән бергә транспорт куркынычын киметү чараларын карый башладык. Һәм кешеләр төркемен сәяхәткә алып баручыларга безнең клубның тәҗрибәсен кулланырга киңәш итәбез. Шулай ук Чаллыдагы инструкторларның һәм оештыручыларның гомуми җыелышын уздырырга тәкъдим итәбез”, - диде ул.

  • 14 июль кичендә Башкортстанда Татарстан туристлары утырган автобус фаҗигагә очрады. Авариядә алты кеше һәлак булды, 21 кеше зыян күрде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10