ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарыннан хилафлыклар өчен биш укучы куып чыгарылган

16 июль 2019, 14:20

Министр Рафис Борһанов шпаргалкаларның зыянын билгеләп узды.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда хилафлыклары өчен биш укучы имтиханнан куып чыгарылган. Алар телефон һәм шпаргалкалар куллануда тотылган. Икесе БДИдан, өчесе төп дәүләт имтиханыннан чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

29 май көнне Казанның 38 нче мәктәбендә математикадан (профиль дәрәҗә) имтихан вакытында 165нче мәктәп укучысының телефоны шалтырый башлый. Нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла. Дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, имтиханны сентябрьдә тапшыру хокукы бирелгән, тик база дәрәҗәсендәге математиканы гына тапшыру рөхсәте белән. Административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф яный.

24 июньдә профиль дәрәҗәдәге математика буенча резерв имтиханын тапшыру көнендә Казан педагогика көллиятен тәмамлаган чыгарылыш укучысының шпаргалкалары чәчелә. Укучы чыгарып җибәрелә. Профиль буенча математиканы ул бер елдан гына тапшыра алачак. Узган ел белән чагыштырганда, кагыйдәләрдән тайпылучылар кимрәк. 2018 елда - 11, 2017 елда 4 кеше имтиханнан куылган булган.

Лаешта, Чаллыда 41 нче мәктәптә (2603 пункт), Зәй шәһәрендә төп дәүләт имтиханы кагыйдәләрен бозучылар теркәлә. 28 июньдә Лаешта рус теленнән имтиханда, 4 июньдә Чаллыда географиядән имтиханда шпаргалка белән тотылалар. 6 июньдә Зәйдә математикадан имтиханга берәү телефон белән керә. Укучылар кабинеттан чыгарыла, эшләре бәяләнми. Дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, аларга сентябрьдә тапшыру хокукы бирелгән.

“Без укучыларны гел кисәтеп киләбез: алар үз-үзләренә җәза гына бирә. Шпаргалка, телефон стенадагы мылтык кебек: кайчан да булса барыбер бер атачак. Шпаргалкалар игътибарны читкә юнәлтә, укучылар запас варианты бар дип уйлый, башындагы бөтен белемнәре тарала һәм, кызганыч, ахыры аяныч тәмамлана”, - диде Рафис Борһанов. Ул мартка кадәр күзәтүчеләр видеоязмаларны карап утырачагын, хилафлыкларга юл куйганнар, һичшиксез, ачыкланачагын әйтте.

  • Министр сүзләренчә, Казанда имтихан тапшыру буенча ике пунктта БДИның сәгать 11 дән соң башлану фактлары ачыкланган. 29 майда 5596 нчы пунктта (96нчы гимназия) имтихан 10.59 урынына 11.20 дә башланган (20 минутка соңрак). 27 майда 5703 пунктында (120нче гимназия) имтихан 11.07 дә башланган (7 минутка соңлап).

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10