ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда БДИ тапшыра алмаган 18 укучы имтиханны кабат сентябрьдә тапшырачак

16 июль 2019, 13:41

Алар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп көннәрендә белем буенча минималь күрсәткечне уза алмаган.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 18 укучыга урта гомуми белем турында аттестат тапшырылмаган. Алар имтиханнарны сентябрьдә тапшыра алачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Резерв көннәрендә дә имтихан “бусагасын” уза алмаучылар - 18 кеше. “Мәҗбүри предметлардан имтихан тапшыра алмаганнар рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математиканы сентябрьдә тапшырып, аттестат алачак”, - диде Борһанов.

Министр сүзләренчә, Бердәм дәүләт имтиханының төп көннәре чорында (29 май һәм 3 июнь) барлыгы 239 чыгарылыш укучысы имтиханның минималь күрсәткечен уза алмаган. Бу барлык укучыларның 1,46 процентын тәшкил итә. 6 укучының рус теленнән, 179 укучының профиль дәрәҗә математика һәм 54 укучының база дәрәҗәсендәге математикадан белемнәре бик сай булган. Алар барысы да 24 һәм 26 июньнәрдә имтиханны кабаттан тапшыру хокукы алган.

Резерв көннәрендә дә имтихан “бусагасын” уза алмаучылар - 18 кеше. 1 укучы рус теленнән (Чүпрәле районы), 2 укучы профиль дәрәҗәдәге математикадан (Кайбычтан – 1, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – 1), 15 укучы база дәрәҗәсендәге математикадан (Яр Чаллы – 1, Казанның Вахитов, Идел буе районнары – 1, Казанның Киров, Мәскәү районнары – 1, Казан Авиатөзелеш, Яңа Савин районы – 6, Азнакай – 3, Чистай – 2, Яшел Үзән – 1) имтихан тапшыра алмаган.

“Чагыштыру өчен, 2018 елда резерв көннәре нәтиҗәләре буенча, 47 укучы (0,29 процент) минималь чикне уза алмаган иде (3 – рус теленнән, 44 – база дәрәҗәсендәге математикадан). Шул рәвешле, 2019 елда аттестат ала алмаган чыгарылыш укучылары саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,5 мәртәбә кимеде”, - диде Рафис Борһанов.

  • Татарстанда барлыгы 15976 укучы Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10