ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов "Казан" милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү проектын бәяләде

16 июль 2019, 13:26 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов Комплексны реконструкцияләү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек кысаларында алып барыла.

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген элеккеге "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасын реконструкцияләгәннән соң Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең нинди булачагын күрсәттеләр. Республика җитәкчесе төзелешне озакка сузмауларын сорады. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

"Татарстан Президентына стендта Милли китапханәнең нинди булачагын күрсәттеләр. Беренче катта - җәмәгатьчелек урыны. Монда мастер-класслар өчен студияләр урнашачак. Икенче катта Татарстанның милли әдәбият саклау урыны булачак", – диде Галимова. Проектта шулай ук 6 яшьтән зуррак балалар өчен аерым зона да булачак.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов кайбер тәкъдимнәрне хуплады, ләкин үзгәрешләрне максималь тиз кертүне сорады. "Татарстан Президенты ТР Мәдәният министрлыгының интерьерлар, декорацияләр һәм архитектура карарлары проектын эшләп бетерү тәкъдимен хуплады, әмма моны ике атна эчендә эшләүләрен сорады. Төзелеш эшләре туктатылмаячак", – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

  • Элеккеге "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасында Милли китапханәне ачу ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек кысаларында планлаштырыла. Яңартылган комплекс республиканың бөтен тарихи мирасын туплау ноктасы булыр дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10